Red Bull Air Race авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабы Казанда 25-26 август көннәрендә узды.
(Казан, 26 август, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанда Red Bull Air Race авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабы вакытында “Ак Кирмән” кунакчыллык зонасында ике көн эчендә 1,5 мең кеше булган.
Кунакчыллык зонасына килүчеләр авиаузышларны уңайлы урында, Кремль яр буенда урнашкан рестораннарның берсендә карау, KazanRing аэродромына бару һәм очучылар белән аралашу мөмкинлегенә ия булды. Моннан тыш, “Ак Кирмән” кунакларына Red Bull Air Race символикасы төшөрелгән эксклюзив сувенирлар бүләк ителде.
Red Bull Air Race авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабы Казанда 25-26 август көннәрендә узды. Быел милли генераль партнер – “Ак Кирмән” бренды, ә милли официаль партнер – “Святая Чаша” бренды булды.
Фото: Ильнар Тухбатов
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев