Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанны җиӊдек, икенче урынны алдык

Балтач гимназиясе командасы Югары Ослан, Ютазы, Казан командаларын жинеп, финалга чыкты

2017 елнын декабрь аенда Саба районнында узган "Кэс Баскет" ярышларында Арча, Кукмара, Теләче, Питрәч, Саба, Әтнә, Биектау районнары командалары арасында Балтач гимназиясе командасы (8-11 класста укучы кызлар) 1 нче урын яулаганда, Казанга барып, шәһәр командалары арасында көч сынашып зур җиӊүгә ирешербез, дип уйламаганнардыр. Узган атнада мәртәбәле ярыш җиӊүчеләре үзара көч сынаштылар. Югары Ослан, Ютазы, Балтач, Чаллы, Тубән Кама, Казан, Чаллы командалары үзара очраштылар. Балтач гимназиясе командасы Югары Ослан, Ютазы, Казан командаларын жинеп, финалга чыкты. Финалда Чаллы командасына гына оттырып, Балтач гимназиясе командасы Республикада 2 нче урынны яулады. Зур җиӊүләре белән команданы чын күӊелдән котлыйбыз!

Команданыӊ баш тренеры Илнар Маннапов, тренер ярдәмче Марат Хәлимов. Команда Кубок, ә уенчылар мактау хатлары һәм медальләр белән буләкләнделәр. Валиева Динә исә турнирныӊ "Иӊ яхшы уенчысы" дигән исемгә лаек булды.

Бу турыда район яшьләр һәм спорт булеге хезмәткәре Айсылу Нуриева хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кэс-баскет