Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Келәмнәргә кире кайтучы батырларыбыз булды

Район башлыгы призларына 28 нче мәртәбә узучы быелгы татарча көрәш бәйгесе төрле-төрле көтелмәгән мизгелләргә бай булды.

Иң беренче күзгә ташланганы шул иде — җирле җитәкчеләребез дә горурлыгыбыз булган татар көрәшенә зур игътибар бирә башладылар ахрысы. Ярышларыбызга үзләре булдырган матур формалар белән килүче командаларыбыз саны күзгә күренеп күбәя бара.

Әлеге бәйгегә дә матур-матур формалар кигән 20 командадан 129 көрәшче чыгып баскач, күңелләребездә ниндидер бер горурлык сиздек.

Аннан, күренеп тора, әйткән өчен генә «урамнан җыеп алып килгән» көрәшчеләребез саны да бермә-бер кимеде. Билгеле, бу бәйгедә дә андыйлар берән-сәрән булгалады үзе. Исемләп атарга да исәп бар иде үзе, шулай да Яңа еллар алдыннан кәефләрен бозасы килми. Җитәкчеләр үзләре нәтиҗә ясарлар дип уйлыйм. Инде бәйгебезгә килсәк, чыннан да үз югарылыгында узып китте ул.

Ике көн буена барган бәйгебездә безне үз итеп башкалабыздан кайткан зур кунакларның безне, татар көрәшен ничек хөрмәт итүләрен күрү бер ачык мисал диясе килә. Беренче көнне республика көрәш федерациясенең башкарма директоры, заманында бик матур бил алышып, РСФСР ның спорт остасы дәрәҗәсенә ирешкән Марсель Таһировның ярышларыбызга килеп, көрәшчеләребез белән аралашып йөрүе, татар көрәшен үстерүдәге уңышлары өчен федерациябезнең рәисе Фәнис Шәриповны, баш тренерыбыз Ринат Хәйретдиновны бүләкләве, икенче көнне исә, Татарстан Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдиновның бүләкләү тантанасында катнашуы үзе бер истәлеккә калучы зур вакыйга булды.

«Бәйгеләрегезне шушындый дәрәҗәдә, республика ярышларына биргесез итеп оештыра алуыгызга чын куңелемнән сөенеп утырдым. Заманында минем үзем белән көрәшкән дусларымны, ветеран көрәшчеләрне күрү минем өчен зур шатлык булды. Моңарчы татар милли көрәшенең горурлыгы булып Балтач көрәшчеләре тора, моннан соң да шулай булсын дигән теләктә каламын. Гел дә шулай сезнең җиңүләрегез дәвамлы булсын, безне сөендереп торыгыз. Зур рәхмәт, барыгызга да!».

Инде республикабызда зур дәрәҗәле урыннарны биләүче райондашларыбыз — Балтач якташлар җәмгыяте рәисе Фаяз Шакировның, көрәшләребезне, күпсанлы башка спорт төрләренә даими иганәчелек итүче Илшат Шакировларның ел саен ярышларыбызга кайтулары бәйгебезгә аерым бер төсмер бирә. Аларның тырышлыгы белән ел да бәйгебезнең абсолют батыры ачыклана, хәтта җиңүче команда да тәкә белән кайтып китә. Аларның хәер-фатихасы белән келәмгә чыккан 3 пәһлеваныбызның матур көрәше тамашачыларыбызның көчле алкышларына күмелде.

Көндәшләре Чепьядан Рөстәм Сираҗиевны, Арбордан Салават Әсхәдуллинны бер-бер артлы келәмгә салып, Нөнәгәр батыры Рәдис Сәмигуллин 2023 елгы бәйгенең төп батыры булып танылды. Тәкәне аның җилкәсенә салдылар. Бу олы җанлы кешеләребезгә нинди генә рәхмәт сүзләре җиткерсәң дә аз булыр кебек. Рәхмәт, үзләренә! Инде язмамның башында ук бәйгебез көтелмәгән мизгелләргә бай булды дип әйтеп башлаган идем. Чыннан да, моннан 10 еллап элек көрәшебездән киткән Салавыч батыры Айрат Апановның келәмгә кайтуы барыбыз өчен дә көтелмәгән хәл булып чыкты.

Алай гына да тугел, аның көндәшләрен җиңеп бер-бер артлы келәмгә чыгуы, тамашачыларыбызның һәрдаим игьтибарында булып, көчле алкышларга күмелә торды. Көрәш дәрте сүнмәгән булып чыкты батырыбызда. Җиңүчеләр рәтенә басты Айратыбыз. Улы Айзат белән бер бәйгедә бил алышып, икесенең дә җиңүчеләр арасында булуы алар өчен нинди зур бәхет булуын күзаллагансыздыр инде, барыгыз да. Аннан команда өчен барган көрәштә җиңүчеләребезнең бөтенләй үк үзгәреп куюы тагын үзенә күрә бер вакыйга булды.

Беренче урынга «Труд» җәмгыяте, икенче урынга Тимирязев исемендәге хуҗалык, өченче урынга «Смәел» җәмгыяте көрәшчеләре лаек булды. Узган ел җиңүчеләр рәтендә булган Яңгул, Чутай авыллары көрәшчеләре бер баскычка түбәнрәк төштеләр. «Труд», «Смәел» җәмгыяте рәисләре Рәшит һадиев, Илһам Шакировларның ничек горурланганнарын күрсәгез сез! Горурланырлык булды шул.

Бу бәйге тарихында беренче җиңүләре шул. Шул хакта «җирле министрыбыз» Рөстәм Заһидуллин белән дә гапләшеп алдык. «Бу җиңүләр тренерларыбыз Ринат Хәйретдинов белән Альберт Миннехановның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ниһаять, тырыш хезмәтләре үз җимешләрен күрсәтте. Менә бит, бүген район башлыгыбыз бүләкләгән егетләребезнең барысы да диярлек аларның шәкертләре».

Хәере белән башланган эш дәвамлы булсын инде.

Җиңүчеләребез: 60 килограммга кадәр — Ислам Бурашов/Нөнәгәр/, Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/, Артур Муллагалиев /Чепья/, Алмаз Камалов /Нөнәгәр/. 65 кг.да — Ильяс Йосыпов /Чепья/, Әлфис Галимов /Бөрбаш/, Данис Әүхәдиев /Нәнәгәр/, Айнур Гарифуллин /Норма/. 70 кг.да — Фәнзил Шакиров/Чепья/, Аяз Зиннәтуллин /Смәел/, Айзат Апанов /Салавыч/, Рәнис Хәйруллин /Сосна/. 75 кг.да — Рәнис Зарипов /Чепья/, Илнар Муллахмәтов/Яңгул/, Фирдүс Галимуллин /Смәел/, Алмаз Гыйльметдинов /Арбор/. 80 кг.да- Ранил Камалов /Балтач/, Ранил Ганиев /Норма/, Тәлгать Латыйпов /Салавыч/, Рәис Низамов /Арбор/. 85 кг.да — Илгизәр Галимуллин /Смәел/, Айдар Галиев /Норма/, Булат Галиев /Чепья/, Әдел Фазылҗанов /Норма/. 90 кг.да — Салават Әсхәдуллин /Чепья/, Инсаф Хәйруллин /Бөрбаш/, Айрат Апанов/Салавыч/, Рушан Зарипов /Балтач/. 100 кг.да — Рөстәм Сираҗиев /Чепья/, Инсаф Рәфыйков /Яңгул/, Илнар Фазылҗанов /Чепья/, Айдар Газыймов /Смәел/. Авыр үлчәүдә — Рәдис Сәмигуллин /Нөнәгәр/, Руслан Рәфыйков /Яңгул/, Айнур Ганиев /Норма/, Илсаф Рәфыйков /Яңгул/.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулкөрәш