Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Хатлар йорты" берләшмәсе "Ак Барс" ХК турында татарча открыткалар сериясен чыгарды»

Чыгарылыш Казан командасының Гагарин Кубогы өчен көрәш башлануга багышланган.

«Хатлар йорты» берләшмәсе «Ак Барс» хоккей клубына багышланган татар телендә Яңа открыткалар коллекциясен тәкъдим итте.

Серия чыгарылышын берләшмә җитәкчесе Энҗе Садыкова Instagram социаль челтәрендә үзенең битендә анонслады. «Әлеге коллекция хоккейны бөтенләй икенче яктан — көчле татар сүзләре ярдәмендә ача", - дип ассызыклады ул.

Садыйкова сүзләренә караганда, открыткалар чыгару «Ак Барс» ХК Гагарин Кубогы өчен көрәш башлануга багышланган. Казан командасы Көнчыгыш конференциясенең ярымфиналына чыкты, бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итте.

«Бу котлаулар сезнең дусларыгыз, якыннарыгыз, туганнарыгыз һәм җанатарлар өчен бик яхшы бүләк булачак!» - дип өстәде «Хатлар йорты" җитәкчесе.

Күпчелек карточкаларда бозда килеп чыга торган төрле хәлләр сурәтләнгән. Мәсәлән, «көрәш» язуы сугыш рәсеме белән үрелеп бара. Ә открыткада «Ышаныч» сүзе белән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның фотосурәте урнаштырылган. Язулар рус теленә генә түгел, инглиз теленә дә тәрҗемә ителгән.

Фото: «Хатлар йорты»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: открыткалар Гагарин кубогы