Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Көрәшкә тансыкканбыз»

Бәйрәм чарасы кысаларында узган «БаLтасиада» башкаларыннан нык аерылды. Монсында без көрәш ярышларын тамаша кыла алдык.

Мәйдан уртасын бизәп утырган көрәш келәмен күргәч, спартакиаданы тамаша кылырга килүчеләр бу көннең кызу булачагын аңлады. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин элек-электән килгән, Балтачны таныткан әлеге данлыклы спорт төрен ачып җибәргәндә: «Илебездә вирус аркасында килеп туган вәзгыять нәтиҗәсендә көрәшчеләребез әзерләнеп тә, үз көчләрен Сабан туенда сыный алмаганнар иде. ТАССРның 100 еллыгы һәм Балтач районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан үткәрелгән әлеге чарада булса да, аларга бәхет елмайды», дип сөенечен җиткерде һәм көрәшчеләребезне кагыйдәләр белән таныштырды.

«Көрәшкә тансыкканбыз!», диючеләр аз булмады ул көнне. Бәйрәмнең  иң кульминацион ноктасы да, иң күп тамашачы җыйган бәйге төре дә көрәш булды. Тамашачылар арасында җитәкчеләр дә, спортны үз иткән ветераннар да, көрәшчеләрнең гаиләләре дә, яшьләр дә күп иде.

Бер җирлектән булган дус егетләрнең, я булмаса укучыларның остазлары белән бер келәмдә көрәшүе белән дә тарихка язылды әлеге бәйге. Әмма көрәш бәйгеләренең даими булмавы үзен нык сиздерде. Зурысын булмаса да, егетләребез җиңелчә имгәнүләр алды.

Менә ул бәйгенең җиңүчеләре: 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында 1 урында – Дамир Ишморатов (Балтач), 2 урында – Илдан Әхмәтханов (Борнак), 3 урында–Әдил Фазылҗанов (Норма),  4 урында – Руфил Хәбибуллин (Борнак).

75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында 1 урында – Максим Максимов (Чепья), 2 урында – Фәнзил Шакиров (Арбор), 3 урында – Илназ Минмуллин (Чепья) һәм Айзат Гәрәев (Көек).

85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында 1 урында – Рамил Зәйнетдинов (Норма), 2 урында – Фәннүр Латыйпов (Салавыч), 3 урында – Раушан Зарипов (Балтач), 4 урында – Илнар Фазылҗанов (Чепья).

100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында 1 урында – Ранил Сафиуллин (Яңгул), 2 урында – Инсаф  Рәфыйков (Яңгул), 3 урында – Марат Әхмәтҗанов (Салавыч).

100 килограммнан югары үлчәү авырлыгында 1 урында – Рәдис Сәмигуллин (Нөнәгәр), 2 урында – Булат Вафин (Чутай), 3 урында – Дилүс Сабиров (Салавыч) һәм Айнур Ганиев (Кили).

Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллин белән Чутай егете Булат Вафин абсолют батыр өчен бил алышты. Киеренке көрәштә Булат Вафин абсолют җиңүче булып танылды һәм тәкә белән бүләкләнде. Әлеге мизгелләрдә берничә минут элек кенә көндәше булган Рәдис Сәмигуллин Булатны абсолют батыр исеменә лаек булуы белән ихлас күңелдән тәбрикләде.

– Бик матур көрәш ярышлары карадык.  Рәхмәт көрәшчеләребезгә, бәйгене оештыручыларга. Матур көрәш алымнары күрсәткән Дамир Ишморатовның җитезлегенә аеруча сокландык. Яшь буын көрәшчеләре дә аннан үрнәк алсын иде. Барлык көрәшчеләребезгә дә алда көткән ярышларда тулы составта, матур итеп чыгыш ясарга һәм җиңәргә насыйп булсын, – диде спорт журналисты Нурзада Сәмигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев