Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Каратэ сугыш төрләре балалар арасында зур кызыксыну уята (+фотолар)

29-30 апрель көннәрендә Удмуртиянең Ижау шәһәрендә узган ярышлар районыбызга зур җиңү алып килде

Ике көн дәвамында барган ярышлар нәтиҗәсендә безнең команда егет-кызлары да призлы урыннарга лаек булдылар. Кумитэ төре буенча уңышларга ирешкән балалар: Илья Харламов - 1 урын, Айгизә Хәмидуллина - 2 урын, Наил Нәбиев - 2 урын, Салават Кәримов - 3 урын, Илдан Сафин - 3 урын. Ә тренер Вәсилә Газизова ката буенча беренче урынга лаек булды. Командалар арасында Татарстанлыларга тиңнәр булмады, алар беренче урынны яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Удмуртия һәм Кострома командалары бүлеште. Командадагы барлык балаларны, аларның тренерларын һәм әти-әниләрен әлеге уңышлары белән ихластан котлыйбыз. Алга таба да җиңүләр насыйп булып, тагын да зурырак үрләр яуларга насыйп булсын сезгә.

Чынлап та әлеге спорт төре белән районыбызда шөгыльләнүче балалар саны байтак. Балалары йөрүче әти-әниләр каратэны сугыш төре дип кенә карарга кирәкми, ул иң беренче чиратта баланың сәламәтлегенә уңай йогынты ясый, чөнки биредә төрле разминка һәм растяжкалар эшләнә, икенчедән балалар үз-үзләрен сакларга өйрәнәләр, диләр. Малайлар гына түгел, кызлар да бик яратып тартыла әлеге спорт төренә. Һәм төп үрнәкне алар тренерларыннан ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев