Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кунырда кабат волейбол ярышы (+фото)

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, "Якты юл" җәмгыяте призына кызлар арасында волейбол ярышлары узды.

Авылыбыздан гына түгел, ә күрше Шода, Пыжмара авылларыннан волейбол сөючеләр килеп ярышларда катнашты. "Якты юл җәмгыяте җитәкчесе Зиннур Әсхадуллин гүзәл затларны бәйрәм белән котлагач, ярышларга старт бирелде.
Кискен, кызу уеннар үткәннән соң призлы урыннар түбәндәгечә:
I урын - Куныр мәктәбе командасы
II урын - Студентлар командасы
III урын - Пыжмара мәктәбе командасы
IV урын  - "Яшьлек" командасы.
Ярышларның җиңүчеләре истәлекле медальләр, диплом һәм призлар белән бүләкләнде. Һәр команда матур уен күрсәтте.
Зиннур абыйга, команда капитаннарына һәм уенчыларына, оештыруда катнашкан егетләргә рәхмәт белдерәбез.
Бу бәйрәм волейбол уеннары традицион рәвештә алдагы елларда да үткәрелсен, озын гомерле булсын иде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!

Чыганак: Кугунур(Куныр) Official page

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев