Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кунырлылар – лидер

“Балтач” спорткомплексында 2002-2003 елгы егет-кызлар арасында волейбол ярышлары булып узды.

Волейбол райондашлар арасында хоккей, футбол, милли көрәш кебек әлегә популяр түгел. Шулай да бу спорт төренә гашыйклар бар бездә. Мисалга, Куныр авылын гына алыйк, биредә волейболга бик иртә тартыла башлыйлар. Чөнки тренер Рәдиф Сөләйманов сәләтле укучыларны вакытында күреп, аларны камилләштерү өчен вакытын да, көчен дә жәлләми. Ел әйләнәсе тренировкалар, төрле дәрәҗәдәге ярышлар волейблол дөньясына аяк баскан егет-кызларны гел җиңүләргә рухландырып тора.

– Волейбол кешеләрдә командалык рухы, җаваплылык, игътибарлылык, ихтыяр көче һәм тормышта мөһим булган башка күнекмәләр тәрбияли, – ди Рәдиф Сөләйманов.

Шушы көннәрдә “Балтач” спорткомплексында 2002-2003 елгы егет-кызлар арасында волейбол ярышлары булып узды. Биредә Куныр урта мәктәбенең егетләр командасы да, кызларныкы да беренче урын яулады. Афарин, егет-кызлар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол