Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кышкы атлар ярышы битараф калдырмады (фоторепортаж)

Бүген Балтач сөт-май комбинаты янындагы мәйданчыкта карларны эретерлек кызу ярыш булды. Нинди дисезме? ДОСААФ оешмасының 95 еллыгына багышланган картинг ярышлары. Әлеге чарага Теләче, Кукмара, Лаеш районнарыннан да спортчылар килгән иде. Ә Балтач районы данын хәтта ике команда яклады.

Гадәттә сәгать 10да башланасы ярышка да картингчылар сәгать 6-7дән җыела башлый. Күмәк көч белән машиналарын бушаталар, кабызып карыйлар, төзеклеген тикшерәләр, трасса белән танышалар. Әлеге минутларда машина тавышыннан башканы ишетмисең дә, төтеннән башканы күрмисең дә.
Менә старт сызыгына басар минутлар җитә, җирәбә ярдәмендә билгеләнгән урыннарны алганнан соң яшел флаг старт бирә, газга басып, һәркем беренче булып кузгалып китәргә ашыга. Ярышларда төрле хәлләр була. Кемдер стартта ук сүнеп кала, кемдер кар көртенә кереп китә, кемнеңдер машинасы ватыла һәм башкасы. Барлык авырлыклар артта калганнан соң бүләкләнү мизгелләре башланып китә. Бүгенгесендә бишенче һәм дүртенче урыннарга да истәлек бүләкләре бирелде. Ә инде пьедесталга менгән һәркем бәхетле елмаюлары белән балкыды.
Гомуми нәтиҗәләр чыгарганнан соң командалар арасында янәдән Балтач ДОСААФы үзенә тиңнәр булмавын күрсәтте. Афәрин, котлыйбыз! Бу иң беренче чиратта инструктор Фәнис Хәйруллинның зур тырышлык нәтиҗәсе.
Ярыш үтте, тик күңелдә бер авыр тойгы калды. Районыбызда күптөрле спорт ярышлары гөрләп уза. Көрәш өчен спорткомплекслар, йөзү өчен бассейн, ат ярышы өчен киң болыннарыбыз, хоккей өчен хоккей мәйданчыклары, чаңгы өчен яктыртылган трасса бар, ә менә картинг әлегә күләгәдә кала. Районыбыздан әлеге спорт төре белән ике дистәдән артык бала шөгыльләнә, тик менә тренировкалар үткәрер өчен бернинди шартлар да юк. Районыбыз җитәкчеләре киләчәктә картодром булдыру буенча ярдәм итсәләр иде. Егетләр һәм кызлар җиңүче буларак республикада да үзләрен күрсәтер өчен шушы ярдәм бүгенге көндә иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев