Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нократ Аланы бозында мотоцикллар ярыша

Моннан 35 еллар элек Нократ Аланына баргач, анда бозда (спидвей, дип атала, ялгышмасам) мотоциклларда узышуга багышланган музей караган истә калган.

Советлар Союзы чемпионнары, дөнья күләмендә җиӊүче шушы төбәк егетләренеӊ фотоларына, алган Кубокларына бик сокланып караган идем. Бай традицияләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә эш монда тукталмаган икән.

Бу шимбәдә, 24 февральдә беренче тапкыр Нократ Аланында Европа чемпионатыныӊ финал ярышлары узачак. Ул сәгать 11 тулып 30 минутта "Электрон" стадионында узачак. Анда 7 илдән 18 матайда узышучы катнашачак. Нократ Аланлылар үзләренеӊ якташлары Эдуард Крысов өчен җан атарлар, ул узган ел Россия чемпионатында көмеш медальгә лаек булган. Киләчәк 8 меӊләп җанатар өчен барлык шартлар тудырылган, дип хәбәр итәләр күршеләр.

img.vp43.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев