Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Онлайн-тренировка

Балтач – спортка мөкиббән киткән район. Үзизоляция шартларында да тренерлар спорт белән шөгыльләнүне туктатмады, балалар тренировкаларны онлайн башкардылар.

Ринат Хәйретдинов,

 

көрәш буенча тренер:

– Йөкләмәләр ватсап аша бирелә, балалар видеороликлар ясап җибәрә. Минем Чепьяда – 2, Балтачта 1 группам бар, 1 сыйныфтан башлап 11 сыйныфкача егетләр белән шөгыльләнәм. Читен инде болай, абыйлы-энеле көрәшчеләр ничек тә көрәшеп карый әле, ә менә берүзләре булганнарга күнегүләр белән генә чикләнергә кала. Ә көрәшәсе килә, йөрәкләр келәмгә тартыла. Үземнең дә инде эшкә, балалар янына чыгасы килә, телефоннан гына эшләп яту эш мени инде бу? Күбрәк көч кулланып башкарыла торган күнегүләрне эшләтәм, турникта тартылу, йөгерү, идәннән этелү... болары да көрәшчегә мөһим бит.

 

Рәлиф Әскаров,

чаңгы буенча тренер:

– Зум системасы буенча  балаларга өй эшләре бирәм. Шул гына. Эш түгел инде бу. Иллюзия! Әмма эшлиләр. Егетләр дә, кызлар да тырыша. Һәр кушкан биремне, күнегүне үтәп, интернет аша миңа юллыйлар. Ә мин исә киңәшләр бирәм, хаталарын кисәтәм, төзәтүләрен сорыйм. Чаңгы спортын һич кенә дә чигендерергә ярамый.

Ранил Шакиров,

баскетбол буенча тренер

– Тренировкаларны хәзер онлайн шартларда үткәрәбез, спорт мәйданчыкларында шөгыльләнергә - уйнарга да ярамый бит. Дистанцион тренировкалар 15 минут тирәсе бара, балаларны җыеп алу җиңелләрдән бирелмәсә дә, ничек тә барлык группаны җыеп шөгыльләнергә тырышабыз. Атнага өч көн шөгыльләнәбез, түгәрәкләргә 3-4 сыйныф, 9-10-11 сыйныф укучылары йөри. ЗУМ аша йөкләмәләр бирәм, икенче дәрескә кадәр балалар шуларны фото, видео шартларында эшләп җибәрә.

 

Ранил Сафиуллин,

кул көрәше буенча тренер:

– Аллага шөкер, тренировкалар үткәрәбез, эш безнеке дә ватсап аша бара инде ул. Эшкә чыгарга ярамый бит. Күнегүләрне кушам да, ватсап аша шуларны эшләп җибәрәләр. Шулар буенча һәрберсенә язып, тәнкыйтьләп, кайсында нинди хата булган, төзәтәбез. Эш шундый планда гына бара әлегә.

 

Ринат Гарипов,

волейбол буенча тренер:

– Волейбол командалы уен бит ул, кара-каршы хәрәкәт белән бәйле, болай онлайн режимда гына тренировкалар үткәрү уеннарга керешкәч сизеләчәк инде. Безнең командада, нигездә, кызлар. Аларны җыеп алу кыен түгел. Ничек кенә булмасын, тулысынча шөгыльләнү түгел инде. Җәрәхәтләнгән спортчы кебек тасвирлар идем мин бүгенге халәтне, алар да бит җәрәхәт алсалар, читтән торып кына күнегүләр эшләп яталар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: онлайн тренировка