Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ралинә кабат чемпион (+ фото)

Арча районының Ашытбаш урта мәктәбендә "Төньяк балкышы" исемендәге ачык турнирның шашка ярышы узды.

Бирегә Арчаның төрле авылның урта мәктәпләреннән һәм башка районнардан да 12 команда килгән иде. Көне буе барган ярышта 77 гә якын мәктәп укучысы чын күңелдән шашка уйнап, үз осталыкларын күрсәттеләр.Шушы ярышны оештырган Яңа Кенәр балалар иҗат йорты тренеры Сөләйман Галиуллин ничә еллар инде бирегә шашка уйнаучы мәктәп укучыларын җыеп, шахматка карата мәхәббәт тәрбияли, аның дәрәҗәсен үстерә. Чыннан да, мондый ярышларда көч сынашкан укучы балалар никадәр үзләренә тәҗрибә туплап, икенче ярышларга нык әзерлекләр белән килә.
Бу юлы да ярышка кабат баруымда укучылардан шуны күрдем. Әлбәттә, иң көчлеләр арасында җиңүчеләр дә билгелле булды.Балтач урта мәктәбенең 1 нче класс укучысы Ралинә Гыйбадуллина беренче урын яулап грамотага ия булды.Әле гыйнвар аенда гына узган Казандагы Нәҗметдинов исемендәге ярышта Халыкара-100 тактада уйнап Ралинә лауреат исеменә лаек булган иде. Рус шашкасында 3 нче разрядка ия булды.Киләчәктә спорт өлкәсендә Ралинәнең уңышлары тагында күп булсын иде дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250