Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рәхмәт әйтик үткәргәннәргә!

Беренче тапкыр уйнаган кешегә яңа уен инде бу

«Broomball» – ул себере белән бозда уртача гына зурлыктагы туп сугу икән. Беренче тапкыр уйнаган кешегә яңа уен инде бу. «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре андый яңа уеннарны даими барлап, гамәлгә кертергә генә тора. Кичә менә шушы уенны уйнарга дип гимназиянең 5 б сыйныф укучылары бистәнең икенче башында урнашкан “Тайгалак” шугалагына кадәр бардылар. Дөрес, ерак араны тиз арада әти-әниләр якынайтты, алар мизгел эчендә балаларны машина белән алып бару һәм алып кайту мәсьәләсен хәл итте. Балаларга саф һавада, бозда «Broomball» бик ошаган, алар шулкадәр шат һәм канәгать иделәр. Дүрт командага бүленеп уйнаганнар, җиңгәне дә, җиңелгәне дә бүләкләр белән кайтты. Шушындый мәгънәле, сәламәт уенга балаларны тарткан «Факел» хезмәткәрләренә, укытучылар, сыйныф җитәкчебез Нурия Газинуровнага зур рәхмәт! Саф һавада шушындый күмәк, дустанә уеннар күбрәк оештырылсын иде ул.

И.Шакирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев