Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рөстәм Заһидуллин: «Ясалма футбол кыры, йөгерү юлы ясала, киләсе елларга Боз сарае төзү дә каралган»

Ил җитәкчелеге 2030 елга 70 процент халыкны спортка тарту бурычын куйды.

Рөстәм Заһидуллин, район спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе:

 –  Ил җитәкчелеге 2030 елга 70 процент халыкны спортка тарту бурычын  куйды. Безнең Балтач районында гына да  массакүләм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны бөтен булган  район халкының 54 процентын  тәшкил итә, бу республиканың уртача күрсәткечләре белән бертигез. Элек  физкультура белән шөгыльләнүчегә атнага өч тапкыр ике сәгать буе шөгыльләнгән кеше керсә, хәзер көн дәверендә ике сәгать актив хәрәкәт алып баручы кеше дә керә ала. Мәсәлән, шушы вакыт аралыгын җәяү үткәннәр дә шушы исәпкә керә. Хәзер, үзегез үк тә күреп торасыз, район халкының үзаңында спортка карата мөнәсәбәт уңай якка үзгәреш алды, күбрәк велосипедта йөрергә тырышулар, кичкырын урамда җәяү йөрүләр, өлкән буынның Скандинавик адымнарга тартылуы, әти-әниләрнең балаларын төрле спорт түгәрәкләренә ныклап торып шөгыльләндерергә йөртүләре шуның ачык мисалы. Моннан ун ел элек түгәрәкләргә бала эзләп йөрсәк, хәзер урын да калмаска мөмкин.  Аеруча да районыбызда традицион милли татарча көрәш, кул көрәше, ат ярышлары, хоккей, кече футбол, чаңгы, шашка, шахмат кебек спорт төрләре бик актуаль. Һәм  әлеге спорт төрләре белән шөгыльләнүче спортчыларыбыз  республикада, дөнья күләмендә зур җиңүләр яулый. Чаңгы буенча республика спорт мәктәпләре арасында беренче, ә  гомуми зачетта икенче урындабыз. Өметле чаңгычыбыз  Әмир Сөнгатуллин Татарстан җыелма командасында республикадан булган бердәнбер үз егетебез, Балтачта шөгыльләнеп, ныгып үскән малай, калган балалар  төрле төбәкләрдән җыелган. Әмир бу көннәрдә чаңгы җыеннарында катнаша.  Хоккей белән яшь буын да, урта һәм өлкән буын да шөгыльләнә,  узган сезонда җиңмәгән бер генә титуллы ярышлар да калмады, командалар үз лигаларында оттылар. Волейболчылар шулай ук башкалада үз лигаларында чемпион калдылар, кече футбол да республикада  призлы урыннардан төшми, кул көрәше инде ул  Рәсәй, Европа югарылыгындагы ярышларга нәтиҗә биреп бара торган спорт төрләренең берсе, Татарча көрәш буенча ике дөнья чемпионыбыз бар  –  Руслан Рәфыйков белән Илназ Миңмуллин, шахмат бенча Чулпан Габделганиева –  дөнья чемпионы, быел менә кабаттан дөньякүләм ярышларга әзерләнә. Бу юнәлештә  районга Рәсәйкүләм  җиңүләр  китерүче укучы балаларның да саны арта. Быел менә Яшьләр көнендә генә дә Татарстан, Рәсәй, Европа күләмендә җиңү яулаган 94 укучыбызны котладык, менә бу җиңүләрнең һәммәсе дә иң әүвәл физкультура укытучыларының, остаз-тренерларның, спорт федерацияләре рәисләренең зур хезмәте, әгәр алар мәктәптә укыганда ук  бала  күңелендә спортка карата яхшы мөнәсәбәт уятмасалар, бу кадәрле нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде.  Районда 46 физкультура укытучысы, 28 спорт тренеры бар. Спорт тарихында тирән эз калдырган ветераннарыбызга алмаш булырлык яшьләребез килә, Түбән Кенә мәктәбеннән волейбол командасын булдырган Фәнил Ибраһимов, Урта Көшкәттән малайлар волейбол командасын тотучы Руслан Михайлов, яшь кенә булуына карамастан хоккейны алга сөрүче Смәелдән Инсаф Газыймов, Соснадан баскетболчылар командасын җитәкләүче Фидан Габдрахманов районда иң көчле остазлардан саналалар. Тагын бер күңелне сөендергән әйбер бар – Бөрбаш һәм Салавыч спортзалларында барган ремонт төгәлләнсә, районыбыздагы спорт объектларының  100 проценты да төзекләндерелгән булып саналачак. 40тан артык уен һәм спорт мәйданчыклары эшләнде, бассейнның да файдасын күрәбез, бассейн артында ясалма футбол кыры, йөгерү юлы ясала, киләсе елларга Боз сарае  төзү дә планлаштырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев