Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Рубин» тәүге матчта «Краснодар»ны отты

Казанлылардан ике тупны да Иран форварды Сердар Азмун кертте.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Футбол буенча Россия чемпионатының беренче турында Казанның «Рубин» командасы үз кырында «Краснодар»ны 2:1 исәбенә отты. Казанлылардан ике тупны да Иран форварды Сердар Азмун кертте. 3 августта казанлылар Мәскәүдә «Динамо» командасы белән очраша.

Яңа сезонны «Рубин» кадрлар проблемасын хәл итү белән башлады. Россия Футбол берлеге хәбәр иткәнчә, «Рубин» быелның 31 июленә кадәр вакытлыча яңа футболчылар алырга мөмкин. Әлегә Казан клубы, составны яңа уенчылар белән ныгытып, кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә тырыша.

Әмма команданың резервлары юк түгел. УЕФАның рәсми мәгълүматларын кулланучы transfermarket.de сайты исәпләүләренә караганда, Бердыевның барлык уенчылары да 39,43 миллион евро тора.

Биредә, барыннан да элек, 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясаганнары өчен Россиянең атказанган спорт остасы дигән мактаулы исемнәргә һәм РФ Президентының Мактау грамоталарына лаек булган Федор Кудряшов һәм Владимир Гранат хакында сүз бара.

Краснодар белән уенга килгәндә, «Рубин»ның яңа сезонны җиңүдән башлавы күңелдә өмет уята.

«Рубин» (Казан) – «Краснодар» (Краснодар) – 2:1 (2:1).

Тупларны керттеләр: Азмун (9, 38) – Смолов (31).
Кисәтү алган уенчы: Могилевец.
«Рубин»: Джанаев, Цаллагов, Чико Флорес, Навас, Уремович, Байрамян, Могилевец, Игорь Коновалов, Камболов (Сорокин, 89), Полоз, Азмун (Бухаров, 72).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол