Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рухланып яшибез, рухланып көрәшәбез

Көрәшчеләр иле Яңгулда бертуган Рәфыйковлар династиясенең танылган көрәшчесе булган Габделфәрт истәлегенә 2007 елгы балалар арасында татарча көрәш ярышлары узды.

Традициягә тугры калып, башта Актаныштан җиңү белән кайткан егетләрне зурласалар, аннан Татарстан һәм Рәсәй Чемпионатларында җиңү яулаган зурларны олыладылар. «Менә бу абыйларыгыз –Рәдис Сәмигуллин, Илназ Минмуллин, Ирек Әхмәтханов кебек зур җиңүләр яулап, сез безне киләчәктә күп сөендерерсез әле», дип тәмамлады үз чыгышын Рамил Нотфуллин. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитет җитәкчесе, атказанган көрәш остасы Айдар Хәйретдинов һәм федерация рәисе Фәнис Шәрипов кулыннан акчалата бүләкләр алу, көрәшчеләребездә зур горурлык хисләре уятып, аларны яңадан-яңа җиңүләргә рухландырмый калмагандыр. «Көрәшчеләребезне шушылай зурлаган өчен район администрацисенә, Балтачтан шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллинга олы рәхмәтемне җиткерәм», дип билгеләп узды үз чыгышында Фәнис Энгелович.

Арабыздан вакытсыз киткән Габделфәртне онытмыйлар авылда. 1995 елда башланып киткән ярышларыбыз әлегәчә дәвам итә. Моннан соң да шулай гына була күрсен. Энеләре спорт остасы Илдар, Илһам Рәфыйковларның, «Яңа тормыш» җәмгыяте, җирле үзидарә, мәктәп коллективы тырышлыгы белән менә дигән ярышлар узып килә. Балтачтан Фагыйль Шәфигуллин, Яңгулдан Ранил Габдрахманов ярдәме белән быел дүртенче урынны яулаучылар да, иң оста көрәшчеләр дә, аларның остазлары да бүләкләнде. Смәелдән Фаяз Шакиров, Әмир Миңнегалиев, Фәһим Мөхәммәдиев, Балтачтан Әнис Газизуллин, Арбордан Фәнзил Кәбиров,Чепьядан Ислам Йосыпов, Бөрбаштан Солтан Хакназаров, Яңгулдан Рамазан Гыйльмуллиннарның көрәшен карау үзе бер күңелгә рәхәтлек бирә. Удмурт егетләре да кимен куймый. Чепьядан бертуган Павел һәм Александр Марининнарның, Кече Лызидан Тимофей Чушкинның, Глеб Гайсинның бил алышуы да күпләр дә зур кызыксыну уятты.

Җиңүчеләр: Тимофей Чушкин /Кече Лызи-25 кг./, Инзил Габделбәров /Балтач-28 кг./, Фариз Гомәров /Нөнәгәр-31 кг./, Әнис Газизуллин /Балтач-34 кг./, Алмаз Камалов /Нөнәгәр-40 кг./, Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел-45 кг./, Фәнзил Кәбиров /Арбор-50 кг./, Фидан Гарифуллин /Норма-55 кг./, Әмир Миннегалиев /Смәел-60 кг./, Әлфис Гыйльметдинов /Арбор-65 кг./, Бәхтияр Гарифуллин /Бөрбаш-70 кг./, Камил Гарәпшин /Норма – авыр үлчәүдә/.

Инде зур түземсезлек белән, 15 майда Субаш авылында шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышлап узачак ярышларны көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: искә алу