Балтач гимназиясендә Илнур Шакиров призына традицион шахмат турниры үткәрелде.
Районыбызда шахмат уенын популяшлаштыру максатында бик күп чаралар үткәрелә. Әлеге уенны үз иткән райондашларыбызның елдан-ел артуы да куанычлы күренеш. Инде ничә еллар Кариле авылында яшәүче Роза һәм Илнур Шакировлар яшь шахматчыларны саллы бүләкләр белән куандыра. Күптән түгел Балтач гимназиясендә алар үз призларына кабат шахмат ярышлары үткәрде.
Ярышларга гимназия һәм Норма мәктәбе укучылары чакырулы иде. Уеннар ике төркемгә бүленеп, 1-4 hәм 5-7 класслар арасында аерым оештырылды. Барлыгы 24 бала үз көчләрен сынады.
Менә алар җиңүчеләр: кечкенәләр арасында беренчелекне Нормадан Айнур Гарифуллин белән Лина Гатауллина яулады, икенче урында Камил Шәйхетдинов hәм Зифа Корбанова, өченчедә Сөләйман Булатов, Алия Зиатдинова.
5-7 класслар арасында Әмир Әкбәров белән Нәргизә Хәкимова - беренче, Илсаф Шакиров hәм Айсылу Йосыпова - икенче, Тимерхан Әкбәров һәм Гүзәл Хөснетдинова өченче призлы урын яуладылар.
Җиңүчеләргә спонсорның бүләкләре тапшырылды, шулай ук иң кечкенә уенчылар да махсус бүләккә ия булды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев