Спорт - гомерлек юлдаш
Спорт

Спорт - гомерлек юлдаш

«Факел» яшүсмерләр клубында мөмкинлеге чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында шашка ярышлары узды.

Ярышка Арчаның шашка һәм шахмат тренеры Сөләйман Галиуллин махсус кунак буларак килгән . Ул районыбыздагы «Фикердәш» клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева белән берлектә чараны ачып җибәрде һәм катнашучыларның уенын гадел рәвештә хөкем итте.

Егетләр арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

1 урын – Рамазан Хәйруллин;

2 урын – Илсаф Гайнетдинов;

3 урын – Данил Хәбибуллин.

Кызлар түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:

1 урын – Рузия Галиева;

2 урын – Ясминә Гозәерова;

3 урын – Азалия Николаева.

Бәйгедә катнашучылар «Балтач нуры» мәчете имамы Илгиз хәзрәт һәм аның хезмәттәшләре әзерләгән күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчте. Чарадан һәркем бүләк белән өйләренә таралышты.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


шашка ярышы

Нет комментариев