Хезмәт

Спорт яңалыклары

Спорт яңалыклары

Чаңгы. Арчадагы «Металл» җәмгыятенең элеккеге директоры, чаңгы спорты буенча спорт остасына кандидат булган Фәнил Гарәфиев истәлегенә Арча районы беренчелегенә уздырылган чаңгы ярышларында СССРның спорт остасы Рәлиф Әскәров җитәкчелегендәге команда беренче урынны яулап кайтты.
Өстәл теннисы. Зурлар арасында өстәл теннисы ярышлары булып узды. Беренче урынны Балтач спорт мәктәбеннән Расил Мөхәммәтгалиев, икенче һәм өченче урыннарны Балтачтан эшмәкәрләр Илшат Галимуллин һәм Глеб Давлеков яуладылар.
Шашка. Балтач китапханәсе бинасында Тәлгать Габдрахманов призларына зурлар арасында шашка ярышлары булып узды. Өченче ел уздырыла торган бу ярышларда Нормадан Рәфкать Нәбиев җиңүче булып танылды. Икенче-өченче урыннарда - шушы ук җирлектән Ландыш Гарифуллина һәм Чулпан Габ-делганиева. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.
Кул көрәше. Брянск шәһәрендә инвалид-спортчылар арасында узган Рәсәй беренчелегендә Татарстан командасы составында көч сынашкан Сосна Пүчинкәсе егете Фарис Вәлиев (тренеры Фагыйль Гайнет-динов) 65 килограмм үлчәү авырлыгында сул кул белән көрәшеп, икенче, шушы ук авырлыкта Урта Көшкәттән Артем Петров уң кулы белән көрәшеп, өченче призлы урыннарны яуладылар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: