Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татарстан спортчысы Наталья Евдокимова Казанда Россия Чемпионатында бронза медаль яулады

Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты тәмамланды.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ, Алексей Анисимов). Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Дүртенче, йомгаклау көнендә,  Татарстан спортчысы бронза медаль яулады – Наталья Евдокимова өчле сикерүдә өченче урынга лаек булды.

“Спорт королевасы” дип атап йөртелгән җиңел атлетика Казанда тамашачыларның күп булуы белән мактана алмады. Казанда уздырылган Россия чемпионаты рекордларын һәм җиңүләрен турнирда катнашучыларның якыннары һәм “спорт королевасы"ның иң тугры җанатарлары гына күзәтте.

Россия чемпионатында Татарстан бер бронза медаль алды – Наталья Евдокимова өчле сикерүдә өченче урынга лаек булды. Евдокимова белән горурланырга сәбәп бар – Наталья, 13.92 метрга сикереп, сезонда үзенең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте.

 

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев