Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тимур Сөләйманов: «Хыял» яшьләр үзәгенең киләчәге сезнең кулда. Актив булыгыз, яңа актуаль проектлар тәкъдим итегез!»

Моннан берничә ел элек «Хыял» яшьләр үзәгенә яшьләр министрлыгы программасы нигезендә капиталь ремонт ясалды.

Ике ел дәвамында барган реконструкция вакытында элеккеге “Хыял”дан бары тик коры стеналар һәм түшәм генә калды. Башыннан ахырына кадәр биредәге эшләрне “Водстрой” ширкәте башкарып чыкты.

Яңартылган “Хыял” яшьләр үзәге 2020 елның 25 августында үз ишекләрен ачты. Ачылышта ул чактагы ТРның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та катнашкан иде.

Мини-кинотеатр, коворкинг, диско-зал, спортзал, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус җиһазландырылган урыннар... зур шәһәр үзәкләрендә күреп ияләнгән заманча яңарыш Балтач җирлегенә дә үтеп керде.

Кичә районыбызга эшлекле сәфәр белән килгән ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов «Хыял» яшьләр үзәгендә булып, биредәге эшчәнлек белән танышты, коллектив һәм укучылар белән аралашты.

- Яшьләр үзәгенең киләчәге сезнең кулда. Актив булыгыз, яңа актуаль проектлар тәкъдим итегез. Яшьләр үзәгендә эш кайнап торсын. Уңышлар сезгә, - диде министр саубуллашкан чакта егет-кызларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев