Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Төнге чаңгы юллары"на чыгарга онытма!..

Төрле хезмәт коллективлары, район җитәкчеләре, яшьләр, гаиләләр, ветераннарыбыз өчен дә һәр атнаның чәршәмбе көнендә кичке сәгатьләрдә ярышлар оештырылып килә.

Балтачта чаңгы спортына караш кимеми. Киресенчә, соңгы елларда районыбыз халкы арасында популярлашып киткән "Төнге чаңгы юллары" чарасы чаңгы спортына карата булган мәхәббәтне бермә-бер арттырды гына. Төрле хезмәт коллективлары, район җитәкчеләре, яшьләр, гаиләләр, ветераннарыбыз өчен дә һәр атнаның чәршәмбе көнендә кичке сәгатьләрдә ярышлар оештырылып килә.

"Төнге чаңгы юллары" быел да уңышлы гына үз эшен дәвам итә. Бүген, ягъни 31 гыйнвар көнне райондашларыбызны "Сабантуй" ял һәм спорт паркына яктыртылган чаңгы трассасына чакырып калабыз.

Шулай ук киләсе айда да һәр атнаның чәршәмбе көнендә 7, 14, 21, 28нче февраль көннәрендә чаңгы шуу ярышлары булачак, дип хәбәр итә район яшьләр эше һәм спорт бүлеге.

Ярышка теркәлү вакыты – 18.00дән - 18.25 минутка кадәр.
Ярышка старт – 18 сәгать 30 минутта биреләчәк.

Ярышларда 18 яшькә кадәрге яшьләр;
- 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм ир-егетләр;
- 40 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.

Барлык катнашучылар да шәхси беренчелек өчен 1 чакрым ераклыктагы дистанциядә көч сынашачак.

Җиңүчеләр Грамоталарга һәм истәлек бүләкләренә ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышы