Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Укыймый калмагыз: яшь шахматчыларыбызның зур җиңүләре (+фото)

12-16нчы март көннәрендә Казан шәһәрендә республика беренчелеге булып узды.

Әлеге ярышлардан балтачлылар да читтә калмады.Бөрбаштан Корбанова Зифа, Шубаннан Хәйруллин Әмирхан, Балтачтан Закирова Дилә һәм Камалов Сәйдәш турнирда катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешеп кайттылар.Закирова Дилә  6яшьтә генә (2011нче елгы) булуына карамастан, ярышларда 2нче урынны яулады. Катнашучыларның 90проценты шәһәр балалары булуын исәпкә алсак, бу зур җиңү. Әмирхан 9мөмкинлектән 6очко җыеп, 20 бүләкләнүче арасына керде. Үткән ел мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында республика күләмендә 3нче урынны алган бу егетебез дә бик өметле. Киләчәктә зур җиңүләр юлдаш булсын үзенә.
Зифа 4,5очко җыеп унлыкка керде. 2010нчы елгы балалар белән уйнавын исәпкә алсаң, бу да яхшы күрсәткеч.  Сәйдәш(югары лигада уйнап) 6 очко җыйды һәм 9нчы урынны яулады.
– Нәни шахматчыларыбызны зур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз. Киләсе уку елында шахматның дәрес булып керүен исәпкә алсак,районыбызда шахмат уены белән кызыксынучы балаларыбыз тагын да артыр дигән өметтә калабыз, – ди тренерлары Ландыш Гарифуллина.

Без дә сайтыбызның күпсанлы укучылары исеменнән шахматчыларны, аларның тренерлары  Ландыш Василовнаны зур җиңүләре белән тәбрик итәбез. Шулай ук һәрдаим ярышларга баруда матди ярдәм күрсәткәне өчент “Агрохимсервис”җитəкчесе Наил Гыйләҗевка барлык әти -әниләр исеменнән олы рәхмәт хисләре ирештерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев