Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңа кубок - Пүскән кубогы барлыкка килде (+фоторепортаж)

2019 ел тәмамланганда район хоккей дөньясында яӊа кубок – Пүскән кубогы барлыкка килде.

Әфган сугышында катнашып, орден-медальләргә лаек булган Пүскән авылы егете Рифкать Хафизов күӊелендә туган авылы исемендәге кубокны булдыру фикере күптән йөргән. Ул үзе хоккей өчен җан ата, бар мөмкинлекләрне файдаланып, уенчыларны ышандырып, кечкенә генә авылда команда туплый һәм ул команда инде берничә ел районда уӊышлы чыгыш ясый. Дөрес, барлык уенчылар да бу авылныкы түгел, әмма команда тупланган һәм ул осталыгын уеннан-уенга арттыра бара.
Пүскән кубогы турнирында нигезләмә буенча дүрт команда чыгыш ясады. Салавыч,
Норма җирлеге һәм район хакимиятенеӊ ветеран командалары белән Пүскәннеӊ
яшьләрдән торган командасы көч сынашты. Финалга «Норма» һәм «Пүскән» коман-
далары чыкты. Уен 2:1 нормалылар файдасына булды. Дөресен әйтергә кирәк, әгәр
дә уенныӊ дүртенче периоды булса, җиӊү, бәлки пүскәнлеләр файдасына булган бу-
лыр иде. Уенныӊ ахырында нормалылар капкасына менә керә, менә керә, дигән алка
нигәдер гел читкә китте. Шулай итеп бу кубокныӊ хуҗасы «Норма»ныӊ ветеран коман-
дасы булды. Уен тәмамлангач, «Иӊ яхшы уенчы», «Иӊ яхшы сакчы», «Иӊ яхшы капкачы»
билгеләнде һәм аларга аерым призлар тапшырылды. Җанатарлар һәм хоккейчылар бу Кубокныӊ уеннары дәвамлы булсын, дигән ышаныч белән очрашуны тәмамладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев