Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгул өлкәннәре позитив!

Яңгул әбиләре арасында "Без спортны яратабыз, күнегүләр белән шөгыльләнәбез!" дигән спорт чарасы уздырдылар.

Тормышта иң кадерле нәрсә – сәламәтлек, аеруча олы кешеләр сәламәтлеге. Кешенең физик яктан гына түгел, ә бәлки рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы бик мөһим.

Спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү өчен спорт корылмаларыннан да тулы көчкә файдаланырга кирәк.

Спорт сөюче кеше генә сәламәт, матур була ала. Моны үз чиратында Яңгул авылының социаль хезмәткәрләрләре – Гыйбадуллина Сәвия һәм Закирова Дидария дәлилләде. Алар үзләренең карамагындагы әбиләре арасында "Без спортны яратабыз, күнегүләр белән шөгыльләнәбез!" дигән спорт чарасы уздырдылар. Бу чара мәктәп мәйданчыгында үткәрелде. Әбиләр социаль хезмәткәр җитәкчелегендә төрле күнегүләр ясадылар, тупны баскетбол боҗрасына керттеләр, тренажор агашина белән шөгыльләнделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды. Бөтен кеше үзенә позитив алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр