Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зифабыз янә җиңүчеләр рәтендә

10 февраль көнне Казан шәһәре “Фианкетто” шахмат клубында мәктәпкәчә яшьтәге һәм беренче сыйныф укучылары арасында (2010 елгы һәм яшьрәк балалар арасында) үткәрелгән турнирда барлыгы 112 малай һəм кыз катнашты.

Бу ярышта районның Бөрбаш авылыннан Зифа Корбанова да катнашты. Кызлар малайлар бергә уйнап, 6 уеннан 4 очко җыеп, Зифа 3нче урынны яулады.

Кечкенә генә авылда торса да, əти -əнисе Зифаны 5 яшьтән шахмат түгəрəгенə йөртә башлый. Көз көне ул районда 2007 һәм аннан яшьрəк кызлар арасында район чемпионкасы булып танылды. – Əлегә матур уеннар күрсəткəн кызыбыз остара, шомара бара, җайлап югарыга үрмәли. Бу кызыбыз бик өметле, – ди тренеры Ландыш Василовна.

Кече яшьтəге балалар арасында шашка-шахмат уенын үз итүчеләр районыбызда артканнан-арта бара. Үзләре кечкенә генә булсалар да уңышлары зур, шөкер. Тик менә районнан бернинди ярдәм юк, ярышларга йөртү җаен тапкан әти-әниләргә сокланмый мөмкин түгел. Районда шашка-шахмат уйнар өчен бер бүлмə бирсəлəр, кичлəрен җыелып өйрəнер идек, шимбə-ялларда төрле турнирлар үткəрер идек, дип мөрəҗəгать итə əти-əнилəр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат