Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Бушлай сыр тычкан тозагында гына була

Хөрмәтле райондашлар, күп акча эшлим дип ышанып, берәүгә дә паспорт яки башка документларыгызны бирмәгез.

Интернет челтәрләрендә җиңелчә акча эшләү буенча нинди генә ысуллар тәкъдим итмиләр. Өйдән чыкмыйча, диванда гына ятып та күп акча эшләп була, дип кешенең аңын томалыйлар. Ләкин бу чыннан да шулаймы соң дигән сорау туа. Алай җайлы гына акча эшләп булгач, нишләп соң бөтен кеше дә шулай гына итми?! Юк, җиңелчә акча эшләп булмый! Әле андый юлга барган очракта, җинаять эше дә ачылырга мөмкин булуын да онытмасагыз иде.

Район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина район судында соңгы вакытта каралган ике җинаять эше белән таныштырып үтте.
Югары Шубан авылында яшәүче Ш. авылдашы З. ның өенә килә. Кичне алар спиртлы эчемлекләр кулланып үткәрәләр һәм сөйләшүләр барышында Ш. авылдашына җайлы гына акча эшләп булуын әйтә. Моның өчен З. ның паспортын сорап ала, аның исеменә җаваплылыгы чикләнгән өч җәмгыять, ягъни ООО төзиячәкләрен белдерә, ләкин ул ООО белән аңа идарә итәсе булмаячагын да искәртә. Риза булган авылдашына ул 3000 сум акча бирә.

Бу ООО киләчәктә акча «юдыру» өчен эшләнгән була, З. моны белгәндә инде соң була. Ике фигурантка карата да җинаять эше кузгатылып, барлык тикшерү эшләреннән соң, Ш. РФ Җинаятьләр кодексының 173.2 маддәсе 2 өлеше нигезендә гаепле дип табылып, 300 мең сум штрафка тартыла. Ә З. шул ук кодексның 173.2 маддәсе 1 өлеше нигезендә 180 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тартыла.

Норма авылында гомер итүче Ш. га да ВКонтакте социаль челтәре аша җайлы гына акча эшләү мөмкинлеген тәкъдим итәләр һәм шулай ук паспорт белешмәләрен сорыйлар. Ш. аның исеменә ООО ачачакларын белә, киләчәктә үзен берәр махинациягә тартулары буенча да шикләнә, ләкин аның белән аралашучылар сораган документларны бирә һәм шуның өчен 56 мең сум акча иясе дә булып куя. Бу очракта да ООО акча «юдыру» өчен ачылган була. РФ Җинаятьләр кодексының 173.2 маддәсе 1 өлеше нигезендә Ш. гаепле дип табыла һәм аңа 180 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш билгеләнә. 

Хөрмәтле райондашлар, күп акча эшлим дип ышанып, берәүгә дә паспорт яки башка документларыгызны бирмәгез. Сезнең исемгә ООО гына ачып калмыйча, миллионлаган суммада кредит та рәсмиләштерергә мөмкиннәр. Бушлай сыр тычкан тозагында гына була, шуны онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев