Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Суд залында исерек шофер

Руль артына исерек килеш утыруда шикләнгән чираттагы кеше районыбызның Чапшар авылында тоткарлана.

Агымдагы елның апрель аеның ахырында кич белән ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Чапшар авылы урамында чит ил маркалы машина туктатыла. Машина һәм шоферның документларын тикшергәндә, аннан хәмер исе килгәне сизелә. Патруль машинасына утыргач, аңа махсус приборга өрергә кушыла. Нәтиҗәдә шоферның спиртлы эчемлекләр кулланганы ачыклана, ул үзе дә аны куллануны кире какмый. Протокол төзегәндә бу гамәлләрнең бар тәртибен ЮХИДИ хезмәткәрләре видеога яздырып баралар, соңыннан ул суд каравына тапшырыла. Шофер, төзелгән протоколга дөреслеген раслап имзаларын куя.
Суд барышында да протокол төзелгән шофер үзенең гаебен таныды. Суд карары буенча ул 1 ел да 7 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды. Карар үз көченә керде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек шофер