Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бакча җиләге тәрбия ярата

Бакча җиләге мул уңыш бирергә сәләте, әмма моның өчен аны ел буе төгәл билгеле вакытларда һәм тиешле күләмдә 6 тапкыр ашларга кирәк.

1. Яфраклар нык үсеш алган вакытта 1 бал калагы бәвелчәне 10 литр суда болгатып, түтәлләргә сибәргә.

2. Чәчәк атар алдыннан 2 грамм иммуноцитофитны 10 литр суда эретеп, үсемлекләргә бөркергә.

3. Чәчәк ату чоры башында 1 аш кашыгы азот, фосфор, калий катнашмасын 10 литр суда эретеп, түтәлләргә сибәргә.

4. Өченче тапкыр ашлаганнан соң икенче көнне 1әр чеметем борны һәм бакырны 10 литр суга кушарга һәм 10 тамчы йод өстәргә. Эремәне яфракларга да, туфракка да эләгерлек итеп сибәргә кирәк. Шуннан соң туфрак өстенә көл сибеп чыгарга.

5. Уңышны җыеп алуга ипи пешергәндә кулланыла торган 100 грамм чүпрәне 10 литр суда эретергә һәм үсемлекләргә бөркергә.

6. Августның беренче яртысында 2 аш кашыгы суперфосфат белән 0,5 стакан көлне 10 литр суда эретеп, түтәлгә сибәргә, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com

Автор: Зөһрә Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга