Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРның 100 еллыгы

Куанычлы вакыйга: районда йөзенче бала дөньяга килде (+фото)

21 сентябрь көнне иртәнге сәгать 8.07дә, район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә быелның йөзенче сабые туды.

Нәкъ менә безнең җирлектә, үзебезнең бала тудыру бүлегендә Балтач бистәсендә яшәүче Гөлия һәм Гадил Гарифуллиннарның уллары дөньяга килде. Сабый гаиләдә икенче бала. Олысы да ир бала. Данил исемле. Яшь гаилә төп нигездә, әти-әниләре Фәния һәм Таһир Гарифуллиннар белән бергә яшиләр. Гадил «Хыял» яшьләр үзәге директоры, Гөлия «Радик» кибетләр челтәрендә эшләп декрет ялына чыккан. Сабыйның авырлыгы 3 килограмм 940 грамм. Йөзенче сабыйның кендек әбиләре - табибә Ильмира Мәҗитова белән акушер Ләлә Габдрахманова. Сабыйга Данис дип исем кушканнар. 

Йөзенче сабыйның якты дөньяларга үз бәхете белән туып, унике саны сау-сәламәт булып, шатлыкларга күмелеп үсүен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев