12 июнь көнне узачак ат чабышының сәгатьләре билгеле булды
Төрлесе

12 июнь көнне узачак ат чабышының сәгатьләре билгеле булды

Дүшәмбе - 12 июнь көнне «Сабантуй» паркы янындагы мәйданда Россия көне уңаеннан ат чабышы ярышлары уздырылачагы хакында хәбәр иткән идек (Россия көнен балтачлылар ат чабышы белән каршылый - http://www.baltaci.ru/tt/headlines/item/18933).

Әлеге ярышлар буенча тулырак мәгълүмат алуга ирештек. Димәк, ат чабышы 1500-2000 метр дистанцияләрдә үткәреләчәк.
Теркәлү сәгать 9.00дә башланачак, ә ярышларга старт 11.00дә биреләчәк.
Кызыксындырган сораулар буенча 2-62-57 номерына мөрәҗәгать итә аласыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев