5 килограммнан артыграк авырлыктагы малай туган
Төрлесе

5 килограммнан артыграк авырлыктагы малай туган

Сабыйны әнисе карыныннан ярып алганнар («кесарево сечение»).

Алабугада яшәүче гаиләнең өченче баласы бу.

Чаллының Кама балалар-медицина үзәге (КДМЦ) бала тудыру үзәгендә авырлыгы 5135 г һәм буе 59 см булган малай дөньяга килгән. «Челнинские известия» язганча, Алабугада яшәүче гаиләнең өченче баласы бу. Сабыйны әнисе карыныннан ярып алганнар («кесарево сечение»).

Операция уңышлы узган. Кама балалар-медицина үзәгенең матбугат хезмәте бала тудыру бүлеге мөдире Анастасия Столярова сүзләренә таянып хәбәр иткәнчә, яңа туган сабый белән әнисе инде өйләренә кайтарып җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез: яңа туган баланың авырлыгы гадәттә өч-дүрт кило чамасы була. Дөньяда иң зур сабый 10 кило чамасы авырлыкта туган.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев