Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

68 яшьлек Исламия апа: «Эш табып кайтып барам. Бер заводка алабыз, диделәр»

Татарстанда бер эшсезгә 16 эш урыны тәкъдим итәләр. Һәр өченчесе сәнәгать өлкәсенә бәйле.

Аннан кала сәламәтлек, мәдәният, сәнгать, дәүләт эшенә чакыручылар күп. Шулай ук хезмәт базарында төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт өлкәсендә эшләүчеләргә кытлык. Узган шимбәдә Татарстанның барлык районнарында һәм Казанның «Урам» паркында эш эзләүчеләр белән аны бирүчеләр бер урынга җыелган иде. Татарстанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узды. Республика буенча 300 оешма 9 мең вакансия тәкъдим иткән. Казандагы эш бирү ярминкәсенә «ВТ» журналисты да барып кайтты. – Быел бу ярминкә өченче мәртәбә үткәрелде. Һәр шундый чарага эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне күбрәк җәлеп итәргә тырышабыз, – ди Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Республика буенча мондый ярминкәләр 45 урында узды һәм анда 12 мең 800 кеше катнашты. 1020 кеше эш табарга өлгерде. Фәнүзә Гәрәевага 56 яшь. Эшсез калган. Күңеленә хуш килердәе булмасмы дип паркка килгән. – Гомерем буе сатуда эшләдем. Аяк-кулларым авырта башлагач, аннан киттем. Өебездән ерак булмаган җирдән генә эш эзлим. Транспортта йөрисем килми. Узган ел күршем шушындый ярминкәгә барып, яхшы эш табып кайтты. Заводка урнашты. Хезмәт хакын да яхшы түлиләр аңа, – ди ул. – Үземә яраклы ике эш таптым. Берсе – иртәнге якта идән юып кайту. Атнага биш көн эшлисең. Хезмәт хакын 50 мең сум, диделәр. Бер заводка да чакырдылар. Анда да эш авыр түгел. Җитештергән продукцияне тутырып торасы икән. Икесенең берсен сайлармын дип торам. Фәнүзә апа белән сөйләшеп торган арада яныбызга ике егет килде. Алар эш эзләми, монда килеп, киләчәктә нинди юнәлештә эшләргә теләүләрен ачыкламакчылар. – Быел тугызынчы сыйныфка барабыз. Укытучы апабыз ярминкәне урап кайтырга киңәш итте. Янәсе, биредә кирәкле һөнәрләрне ачыклап булачак. Дөрестән дә шулай икән. Авиация юнәлеше буенча һөнәр сайлаячакмын, – ди шул егетләрнең берсе. Ярминкәдә мәктәп укучылары да, мәктәпне тәмамлаучылар да шактый иде. Алена Максимова читтән торып укый икән инде. – Түләүле бүлеккә кердем. Беренче елны акчасын әти белән әни түләде. Быелдан үзем эшләп тапмакчы булам. Эш күп, кайсын сайларга белмәссең. Казаннан читтәге шәһәрләрдәге вакансияләр дә кызыксындырды. Әлегә мин сайлану алдында, – ди ул. Кайтыр юлда оныгын җитәкләгән бер ханым очрады. Сөйләшә торгач, Исламия апага 68 яшь икәнне белдек. Ул да монда эш эзләп килгән. –  Матур гына гомер иткәндә ирем үлеп китте. Ике кешенең пенсиясе җитә иде әле ул. Бәла ялгыз йөрмәде, кызымның да ире юл фаҗигасендә һәлак булды. Бар тормыш икебезгә калды. Түлисе кредитларыбыз да бар, – диде ул. – Килүем бушка китмәде. Мин – гомерем буе Түбән Камада токарь булып эшләгән кеше. Эш табып кайтып барам. Бер заводка алабыз, диделәр. Саулык барда  эшлисе иде әле. Кеше арасында кайгылар да онытылыр, дим.



Автор: Гөлгенә Шиһапова

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев