Ай ярымлык сабый сөткә тончыккан
Төрлесе

Ай ярымлык сабый сөткә тончыккан

Бала җанлы әти бу кайгыны күтәрә алмаган.

Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә яшәүче гаиләдә коточкыч фаҗига булган. Төнлә имезгәндә яшь парның яңа туган сабыйлары тончыгып үлә, ә яшь әти бу кайгыны күтәрә алмый, үзе дә якты дөнья белән хушлаша. Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе белдерүенчә, нарасый тамагына тыгылган сөткә тончыга. Баланы көзән җыера башлаганын күреп калган әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакырта. Кызганычка каршы, табиблар килеп җиткәнче, ай ярымлык малай сулыш алмый башлаган була.

Табиблар фатирдан чыгып китү белән гаилә башлыгы үз-үзенә кул салган. Ул 10нчы каттан түбәнгә сикергән.

Кызыл таң

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бала үлгән тәрәзәдән сикергән

Нет комментариев