Айдар Тимербаев: "Улыбыз өйгә менә шушындый кыяфәттә кайтты"
Төрлесе

Айдар Тимербаев: "Улыбыз өйгә менә шушындый кыяфәттә кайтты"

Пластырен кубармакчы иде, улыбыз шаркылдап көлеп җибәрмәсенме? 

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырлар авторы Айдар Тимербаевның улы өйгә коточкыч кәяфәттә кайткан. “Шаклар каттык!” - ди Айдар үзе.

“Кичә кечкенә улыбыз менә шушындый кыяфәттә кайтып керде өйгә. Күз төпләре кып-кызыл. Куркып калдык инде әнисе белән. “Һай, Аллам, нәрсә булды инде тагын”, дип әнисе кочаклап алды. "Егылдым", - ди. "Күз төпләрең нигә кызарып бетте?" - дим, “Еладым” - ди.

Әнисе тиз генә перекись водорода алып, яра кырыйларын эшкәртергә дигән ният белән (курка-курка гына) пластырен кубармакчы иде, улыбыз шаркылдап көлеп җибәрмәсенме? 
“Беренче апрель бит бүген!” - ди. Шаклар каттык!!!

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/yaalyklar/aydar-timerbaev-ulybyz-yg-men-shushyndyy-kyyaftt-kaytty

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


көлке

Нет комментариев