Балтач бистәсе чәчәкләргә күмелә (+фото)
Төрлесе

Балтач бистәсе чәчәкләргә күмелә (+фото)

Җәйге көннәр җитеп, салкыннарның артта калуын бистәбезне бизәгән чәчкәләрдән дә чамалап була.

«Төзекләндерү» оешмасы хезмәткәрләре хезмәте белән Балтачыбыз көннән-көн чәчәкләргә күмелә. Быел, мәсәлән, яңача бизәлеш алымнары да кулландылар.
Дөрес, халык әле дә бу эшләр үзара салым акчасына эшләнәдер инде дип көрсенә, ләкин чынлыкта бу алай түгел. Моңарчы бистәнең Каенлык ягында чәчәк клумбалары юк иде, быелдан әлеге якта яшәүчеләр өчен дә матурлык тудырылды.
Хезмәтне күрә һәм бәяли белүчеләр, әлбәттә, бары рәхмәтләрен ирештерә. Афәрин әлеге оешма кызларына, үзләре кебек гүзәл чәчкәләр белән яңгырлы көннәребезгә салават күпере үткәреп торганнары өчен.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев