Балтач юлларына иминлек сакларга активистлар да чыкты (фото)
Төрлесе

Балтач юлларына иминлек сакларга активистлар да чыкты (фото)

Балтачта юлларында иминлек теләп, акция үткәрелде.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы тәкъдиме белән, 8-14 майда юлларда иминлекне саклау максатыннан Дүртенче Глобаль Атналыгы барды. Бу уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләре төрле очрашулар оештырдылар. «Хыял» яшьләр үзәге, «Яшь гвардия» активистлары, Балтач мәктәбе укучылары да бу акциядә актив катнашты. Мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ инспекторы белән транспортчыларга юлларда иминлек теләп, акциянең максатын аңлаттылар, мәгълүмати буклетлар тараттылар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев