Балтачта бассейн кайчан ачыла дигән сорау, мөгаен иң популяр сораулар рәтендә беренче торадыр.
Чөнки төзелеш яныннан үткән һәркем әлеге сорауны бирә. Бер карасаң аңлашыла да, тизрәк үзебездә ачылса, Арча һәм Сабаларга йөрмәс идек. 2015 елда тәүге нигез ташлары салынгач та шулай дигән идек. Ул чагында төзелеш эшләренең кайчан башлануын дүрт күз белән көттек.
Шөкер, төзелә бассейн. Инде түбәсе дә ябылып бетү алдында.
Балтачта бассейн кайчан ачыла дигән сорауга җавап исә гади: "Якын киләчәктә, җәмәгать! Көтик. Сабыр иткән морадына җиткән, ди халык. Спорткомплекслы булдык бит, бассейнлы да булырбыз".
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев