Балтачта көнкүреш калдыкларын җыюга вакытлыча үзгәрешләр кертелде
Төрлесе

Балтачта көнкүреш калдыкларын җыюга вакытлыча үзгәрешләр кертелде

Хөрмәтле райондашлар! Яз җитеп юллар начарлану сәбәпле һәм юлларны төзек килеш саклап калу өчен торак пунктларының кайбер урамнары буйлап каты көнкүреш калдыкларын җыючы махсус машина йөртелү туктатылачак.

Бу вакытта көнкүреш калдыкларын җыеп торуыгызны яки махсус машина йөрү туктатылмаган урынга чыгаруыгызны сорыйбыз. Төгәл мәгълүматны урындагы авыл җирлегенең башкарма комитетыннан белә аласыз.

Юллар ныгу белән көнкүреш калдыкларын җыю элеккеге тәртиптә башкарылачак.

Күрсәтелгән хезмәтләргә вакытында түләп баруыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар
Фото: kungur-krai.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев