Урам утлары янмау Төзүчеләр микрорайонындагы уен мәйданчыгына да комачау итә.
- Сагынып көтеп алган җәйге ялларның да санаулы көннәре калып бара. Балалар күп вакытларын иптәшләре белән уйнап калырга ашыга. Шөкер, уйнар өчен бик уңайлы урыннары да бар.
Республика программасы нигезендә уен мәйданчыгы да булды. Балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә бик уңайлы. Биредә күпме матур чаралар үтә. Әмма... хәзер бик тиз караңгы төшә, шуңа да балалар бик иртә өйләренә тарала. Булган мәйданчыктан рәхәтләнеп файдалана алмыйбыз. Утларны иртәрәк яндырып булмыймы? - дип шалтырата Төзүчеләр микрорайоны халкы исеменнән Рөстәм абый.
Нет комментариев