Балтачта узган десантчылар бәйрәменнән фоторепортаж
Төрлесе

Балтачта узган десантчылар бәйрәменнән фоторепортаж

2 август Рәсәйдә һава десанты гаскәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Ул Балтачта да шактый югары дәрәҗәдә узды, 50дән артык десантчы Казан юлындагы Ватан сакчылары һәйкәленә җыелды.

Иртәдән үк десантчылар байракларын тагып, машиналарда кычкыртып бистә урамнары буйлап узды. Тельняшкалы һәм зәңгәр "түбәтәйле" десантчыларны машина белән үтеп китүчеләр дә сигнал биреп тәбрикләде.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше кичен Казан юлындагы Ватан сакчылары һәйкәле янында узды. Десантчылар һәлак булган сугышчылар истәлегенә венок куйды, иптәшләре белән ихластан аралашып, күмәк фотога төштеләр.

Быелгы бәйрәм тантанасы тагын ниләр белән тарихка кереп калды соң? Бу хакта "Хезмәт" газетасыннан укып белә алачаксыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев