Бер җылы сүз яки Данил Хәбибуллинның шатлык-сөенечләр тулы көне
Төрлесе

Бер җылы сүз яки Данил Хәбибуллинның шатлык-сөенечләр тулы көне

«Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында «Хыял» үзәге хезмәткәрләре активистлар белән берлектә инвалид бала - Данил Хәбибуллинның өенә барып, аның белән әңгәмә үткәрделәр, укуы белән кызыксындылар.

Данил үзенең шөгыльләре турында да бик куанып сөйләде һәм иганәчеләр бүләк иткән уенчык трактор белән күчтәнәчләргә зур рәхмәтен ирештерде.
Бер җылы сүз, ягымлы караш мең бәладән коткарырга мөмкин. Әлеге очракта да нәкъ шулай булды. Баланың йөзендәге ихлас сөенүе кунакка килүчеләрдә дә чагылыш тапты. Данилнең әнисе Гөлшат та йөрәк җимешен сөендереп, шундый очрашу оештырган һәркемгә рәхмәтле иде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев