Бистәдә чуп үләннәре әле бар (фото)
Төрлесе

Бистәдә чуп үләннәре әле бар (фото)

Балтачта бу елда чисталык өчен күп эшләр эшләнде. Хәтерем ялгышмаса үзәк урамнарныӊ үләннәрен инде өч мәртәбә чаптылар, дип беләм. Ә шулай да әле кул тимәгән урыннар әледән-әле күзгә ташлана.

Шуларныӊ берсе үзәктә, Геройлар аллеясы артында хуҗасыз җир кишәрлегендә рәхәтләнеп, кинәнеп үскән алабута һәм тигәнәк басуы.
Бистә башкарма комитеты бу очракта геройлар аллеясын җыештыру һәм чәчәкләр үстерүне генә үз өстенә алган бугай. Бу турыда дүшәмбе көнне иртән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировка җиткерергә мәҗбүр булдык. Нәтиҗәсе - инде ярты сәгатьтән чүп үләннәрен чабалар иде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев