Бөрбаш авыл китапханәсендә матур очрашу узды
Төрлесе

Бөрбаш авыл китапханәсендә матур очрашу узды

Очрашу барышында батырлар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Бөрбаш авыл китапханәсендә 8-10 сыйныф укучылары өчен «Солдатта булган диләр» исемле патриотик очрашу оештырылды. Биредә Әфганстан һәм Чечняда хезмәт иткән батыр егетләребез — Фаил Шәфигуллин, Тәлгать Сәйфетдинов, Фәнзил Галимҗанов һәм Раушан Солтановлар — чакырылды.

Алар укучыларга хәрби хезмәтнең әһәмиятен, Ватанны саклауның изге бурыч икәнен аңлаттылар. Очрашу барышында батырлар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 

Барча ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык һәм көч-куәт телибез, дип хәбәр итә авыл китапханәсе хезмәткәрләре.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев