"Факел" конкурсларында балалар зур теләк белән катнаша
Төрлесе

"Факел" конкурсларында балалар зур теләк белән катнаша

Агымдагы елның апрель аенда "Факел" яшүсмерләр клубы "Минем йорт хайваным" дигән конкурс игълан иткән иде.

Анда теләге булган мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Конкурска килгән 28 эштән күргәзмә ясалып, алар белән клубка килүче һәркем таныша алды. Һәрбер яшь рәссамчы төрле номинацияләрдә бүләкләнеп, үз эшенә бәя алды. Конкурсны оештыручылар йорт хайваннарының балалар тәрбиясендә зур роль уйнавын ассызыклый. Алар ярдәмендә балалар яратырга, кайгыртырга, җаваплы булырга өйрәнә дип саный алар.
Әлеге конкурсның җиңүчеләре булып мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Дилә Хисамова, Динә Хәкимҗанова һәм Самат Нәбиевлар танылса, мәктәп яшендәге укучылар арасында Самат Гарифуллин, Фәнил Закиров һәм Зәлия Нәбиева призлы урыннарны бүлештеләр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев