Фирдүс Тямаев елап беткән
Төрлесе

Фирдүс Тямаев елап беткән

Фирдүс Тямаевның концертлар сезоны башланып китте.

Кичә ул туган ягы Нурлатта чыгыш ясаган. Артистның әлеге концерты бигрәк тә хисле — күз яшьләре белән узган.

Көтелмәгән хәл Тямаев «Ялгыз торна» җырын башкарганда була. Җырның кушымтасында җырчының тамагына төер тыгыла, күз яшьләре бәреп чыга.

«Мин ялгыз түгел. Минем йөрәгемдә яраткан тамашачым, Нурлатым — сез бар. .. Әниләр, исән-сау кайтсын улларыгыз. Шушы җыр белән озаттык бит», — ди ул җырның куплетлары арасында. Җыр азагына бөтен зал торып баса. Халыкның да күзенә яшь тула.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Фирдүс Тямаев

Нет комментариев