Гөлсинә Животникова язмасы «Хезмәт»тә иң күп укылучылардан
Төрлесе

Гөлсинә Животникова язмасы «Хезмәт»тә иң күп укылучылардан

"Хезмәт"ебезнең сайтында урын алып, иң күп укылган хатның авторының телефонына 100 сум акча салырга ышандырган идек.

Шулай итеп март аена йомгак ясалды. Җиңүчебез - Чепьядан Гөлсинә Животникова.
Аның «Башваткыч»та Максимны күрдегезме?!» дигән язмасын 1418 райондашыбыз укыган. Даими хәбәрчебез Гөлсинә апаны ихластан котлыйбыз һәм телефонына 100 сум акча салачакбыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең дә 100 сум акча оту мөмкинлегегез бар. Моның өчен бары үзегез яшәгән җирлектәге үзенчәлекле, кызыклы күренешләр, әһәмиятле һәм мөһим вакыйгалар хакында электрон почтабызга - BaltasiRed2005@yandex.ruга хатлар һәм фотолар гына юлларга кирәк. Иҗат итеп тә ай саен акча оту мөмкинлеге барлыгын онытмагыз!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев