Кара җиләк
Төрлесе

Кара җиләк

Кара җиләкнең күз күрүе өчен файдалы булуын хәзер бик күп кеше белә. Бөек Ватан сугышы елларында совет очучылары төнлә күзләре яхшы күрсен өчен даими рәвештә кара җиләк кесәле кулланганнар.

Инглиз очу­чылары да, алардан кү­реп, чәйне бары кара җи­ләк кайнатмасы белән генә эчкәннәр. Космонавтларга да аны һәр көнне куллану тиеш булган. Галимнәр соң­рак, 1980 елларда төрле тикшере­нүләр үткәреп, күз авыруларын кара җиләктәге файдалы матдәләр белән дәвалау сәламәтләнүгә китерә дигән фикергә килгәннәр.

* * *

100 грамм кара җиләктә 88 мг калий, 0,5 мг магний, А витамины — 12 мкг, С витамины — 17 мг, Е витамины — 5 мг, тимер — 7 мг, 13 мг фосфор бар.

* * *

Кара җиләкне еш куллану күңел төшенкелегеннән котылырга ярдәм итә.

tatyash.ru

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кара җиләк

Нет комментариев