Карбызны сабын белән юарга кирәк. Ни өчен?
Төрлесе

Карбызны сабын белән юарга кирәк. Ни өчен?

Роспотребнадзор хезмәткәрләре сатып алган карбызларны сабын белән юарга киңәш итә.

Болай эшләү карбыз кабыгындагы зарарлы микроорганизмнарның эләгеп, эчәк инфекциясе китереп чыгаруынна саклый икән.

Роспотребнадзор хезмәткәрләре юл буйларындагы карбыз һәм кавыннарны да сатып алмаска киңәш итә. Чөнки андый сәүдә нокталарында аларга тиешле санитар экспертиза үткәрелми. Шуның белән бергә, карбызлар автомобильләрдән чыгучы газлардагы авыр металларны сеңдерергә мөмкин.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев