Казан үзәгендә шәхси йортта янгында ике кеше үлгән
Төрлесе

Казан үзәгендә шәхси йортта янгында ике кеше үлгән

Һәлак булучыларның шәхесләре һәм янгынның сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Һади Такташ урамындагы шәхси йортта чыккан янгында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 21.10 сәгатьтә 112 бердәм номерына Һади Такташ урамындагы 45нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

1нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә, ялкын йортны тулысынча ялмап алган була инде.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны ярты сәгать эчендә сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта ике кешенең мәетен табып алганнар.

Фото: ГУ МЧС РТ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


янгын

Нет комментариев